11 июнь 2026 материаллары
-
МӨҺИМ
Сайлый белергә кирәк: быел вузларга керү өмете ничегрәк?
Балларыңа карап каршы алалар. Егет-кызларның имтиханнары тәмамланып килә, аларга чираттагы сынауны узасы. Үзләреннән бигрәк, әти-әниләре борчыла. Теләгән урынга укырга кереп булырмы? Түләүлегә калса, нишләргә? Шул сорауларга җавап эзләдек.
-
Яңалыклар
Татарстанда ел башыннан 181 махсус операция ветераны кадрлар үзәкләре аша эш тапкан
2026 ел башыннан Татарстанның кадрлар үзәкләренә эш эзләүдә ярдәм сорап 221 махсус хәрби операция ветераны мөрәҗәгать иткән. 181 элекке хәрби эшкә урнаштырылган, ун ветеран үз эшен ачкан, 46сы профессиональ бушлай укыту узган. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтенә «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Казанда Россия көнендә «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале узачак
Россия көнендә, 12 июньдә, Казан Кремлендә традициягә әверелгән «Мәдәниятләр мозаикасы» республика этноконфессиональ фестивале узачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Белгеч эсседә туклануның өч кагыйдәсен атап үтте
Ашау-эчүне тәүлекнең салкынчарак вакытына калдырырга, көндез җиңелчә генә капкалап алырга, организмны «суытучы» продуктлар кулланырга. Эсседә туклануның өч кагыйдәсе әнә шул, дигән табиб-диетолог Людмила Денисенко «КP.Ru» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
-
Интервью
Нуриәхмәт Сафин: «Сабак ала белмәдем»
«Сусадым, иҗат турында сөйләшәсем килә». Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин әңгәмә корырга дип килгәч шундый теләген белдерде.
-
Яңалыклар
Россия көнендә Казанның «МИР» кинотеатрында СВО турында яңа фильмны тәкъдим итү булачак
12 июнь – Россия көнендә Казанда яңа фильмны тәкъдим итү булачак. Ул «МИР» кинотеатрында күрсәтелә. 12.00 сәгатьтә башлана.
-
Яңалыклар
СВОда катнашучыларга 10 миллион сумга кадәрге кредиттан котыла алуларын аңлаттылар
Татарстанның суд приставлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга яңа ярдәм чаралары турында сөйләде. Аларга кредит буенча түләү вакыты чыккан бурычларын гамәлдән алу мөмкинлекләре киңәйтелгән. Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Өстәмә пенсия булдыру эшенең башланып китүе турында билгеле булды
Россиядә дәүләт катнашында яңа пенсия программасын булдыру буенча эшли башлаганнар. Акчаны аңа башлыча яки тулысынча эш бирүче җибәрәчәк. Эшкә урнашканда, хезмәткәр программага автомат рәвештә эләгәчәк. Шул ук вакытта аннан чыгу хокукына да ия булачак. “Известия”, Дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары илкүләм ассоциациясе (НАПФ) президенты Сергей Беляков сүзләренә таянып, шул хакта яза.
-
Яңалыклар
Татарстанда бер ир-атны иңбашындагы татуировкасы өчен ирегеннән мәхрүм иткәннәр
Әлмәт районында бер ир-ат нацистлар символикасын куллануга бәйле рәвештә кузгатылган җинаять эше буенча колония җәзасына хөкем ителгән. Хөкем карарын Бөгелмә шәһәр суды чыгарган, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Кырмыскадан ничек котылырга? Укучыбыз киңәше
Бу бөҗәк лимон исен яратмый.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Ничек танырга сине, кеше?
Бу тормышта яшәү дәвамында без төрле кешеләр белән аралашабыз: дуслашабыз, гаилә корабыз, уртак проектлар башлап җибәрәбез, бурычка бирәбез яки алабыз, ерак юлга бергә чыгарга туры килгәли…
-
Яңалыклар
Татарстанда яшәүче ир-ат миллион ярым сум акчасын мошенникларга биргән
Татарстанның Чистай районы Каргалы авылында яшәүче 27 яшьлек ир-ат мошенникларга 1,5 миллион сумнан артык акча күчергән. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
«Бердәм Россия» махсус хәрби операциягә 4,5 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәргән
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге 2022 елның февраленнән башлап махсус хәрби операция зонасына 4,5 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм белән 289 машина җибәргән. Бу хакта партиянең төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия»нең 39 нчы конференциясендә хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Бүген Татарстанда нинди һава торышы көтелә?
Бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Көндез кайбер районнарда кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен фаразлана. Урыны белән боз яварга да мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.